Сыйфатсыз товарны кире кайтару.

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Күп кенә кулланучыларга сыйфатсыз товарны  кире кайтарырга туры килә. Кулланучыларның сыйфатсыз товарны кире кайтару хокукы «кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 18 статьясында язылган. Әгәр сез сыйфатсыз товарны кибеткә кайтарырга тиеш булсагыз, иң беренче чиратта түбәндәге шартларны ачыклап үтү мөһим:

1. Сыйфатсыз товар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керәме?

2. Сыйфатсыз товарның гарантия срогы тәмамланганмы яки тәмамланмаганмы, ә бәлки гарантия бөтенләй булмагандыр?

Боларны сезнең гамәлләрегезне хәзерге законнарга таянып эш итү  өчен белергә кирәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларны  теге яки бу сыйфатсыз товарны кире кайтарганда эш итү тәртибе белән таныштыра.

1. Ике экземплярда язмача дәгъва төзергә, анда «кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 18 статьясы нигезендә сатып алу-сату килешүен өзү һәм акчаны кире кайтару турындагы таләпләрне күрсәтергә.

2. Кибеткә килеп, дәгъва(претензия) белдерергә, дәгъваның күчермәсенә кибеттә аны тапшыру турында билге куюны, сыйфатсыз товарны сатучыга тапшыруны таләп итәргә.

3. "Кулланучылар хокукларын яклау турында" гы Законның 18 статьясындагы 5 пунктына ярашлы рәвештә, сатучы сездән товар кабул итәргә һәм кирәк булганда 10 көн эчендә товарның сыйфатын тикшерергә һәм акчаны кире кайтарырга бурычлы.

Әмма практикада бу бары тик сыйфатсыз кием, җиһазлар һәм техникадан башка  товарлар кайтарылганда гына була. Сыйфатсыз техниканы кире кайтарганда, сатучылар кулланучыларны сыйфатсыз товарны үзләре сервис үзәгенә алып барырга һәм анда сыйфатны тикшертергә мәҗбүр итәләр. Бу процедурадан соң гына кибетләр кулланучылардан сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турындагы дәгъваларны кабул итәргә әзер.  Кибетләрдә сатучыларның бу таләбе законсыз. Һәрхәлдә, сыйфатны тикшергәнче, сезнең кибеттә дәгъваны кабул итәргә тиешләр, ә аннан соң гына кибет сездән товарны сервис үзәгенә үзегез алып китүегезне сорый ала.

Сервис үзәгенә килгәч, уяу булыгыз. Товарны сыйфатны тикшерү өчен тапшырганда, квитанцияләрдә сезнең товарның ремонт өчен түгел, ә сыйфатны тикшерү өчен бирелүен күрсәтүне таләп итегез.  Моннан тыш, сервис үзәге хезмәткәренең квитанциядә нәрсә язылганын игътибар белән укыгыз һәм аннары гына, әгәр дә сез барысы белән дә риза булсагыз гына документка кул куегыз. Квитанция тутырылганнан соң, үзегезгә  квитанциянең күчермәсен алыгыз

Күпләр үз техникаларының сыйфатын тикшерү өчен сервис үзәкләренә тапшырганда  сервис үзәге хезмәткәрләре кулланучыны киләчәктә товар сыйфатына карата нинди дә булса дәгъвалар белдерү хокукыннан мәхрүм итү өчен, техниканы дөрес кулланмауда гаепләр дип шикләнәләр. Бу хакта борчылмас өчен, кулланучыларга  тикшерү барышында үзләренә катнашырга киңәш ителә. Моның өчен дәгъва һәм квитанциядә товарның сыйфатын тикшергәндә катнашырга теләвегез турында мәгълүмат күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, техниканы  тикшерүгә тапшырыр алдыннан, квитанциядә сервис үзәге хезмәткәренең эксплуатациянең барлык күренеп торган эзләрен: тырнак эзләре, ышкылуларны, шул исәптән коррозия эзләренең, бәрелү эзләренең, тишекләрнең һәм башкаларның булмавын теркәвен таләп итәргә кирәк. Бу очракта, мәсәлән, телефон яки компьютерның дөрес эшләмәве турында дәлилләрне уйлап чыгару шактый авыр булачак. Өстәвенә, кулланучы сыйфатны тикшерү нәтиҗәләре белән килешмәсә, товарны һәрвакыт бәйсез эксперт үзәгенә экспертизага тапшырырга мөмкин һәм әгәр экспертиза җитештерү кимчелекләре булу һәм товарны эксплуатацияләү, саклау яки транспортлау кагыйдәләрен бозу фактларын ачыкласа, кулланучы үзенең бозылган хокукларын кире кайтара алачак.

Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә, кибет 10 көн эчендә сыйфатны тикшерергә һәм акчаны кире кайтарырга тиеш ("кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законның 22 маддәсе). Кулланучы товарның сыйфатын тикшерүдә катнашырга хокуклы ("кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законның 18 статьясындагы 5 пунктының 2 абзацы).

Әгәр кулланучы сыйфатны тикшерү нәтиҗәләре белән килешми икән, кулланучы товарны экспертизага бәйсез эксперт оешмасына тапшырырга хокуклы ("кулланучылар хокукларын яклау турында" гы Законның 18 статьясындагы 5 пунктының 3 һәм 4 абзацлары)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International