ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Меңнәр авыл китапханәсендә "Нәрсә ул бәхет?" дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Бүген, 3 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге һәм ТР Конституциясе  көннәре уңаеннан Актанышта укучы егет-кызлар арасында бадминтон һәм шахмат уеннары буенча ачык турнир узды.
3 ноябрь көнне Иске Байсар авыл китапханәсендә Нурихан Фөттахка багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.
3 ноябрь көнне Татар Суксуы авылы мәдәният йортында җыелыш үтте.
30 октябрь көнне Карт авылы клубында өлкәннәр белән "Көзге уңыш" бәйрәме үтте.
Авылда дәүләт ярдәменә хуҗалыкларында сыер тотучылар гына түгел, ә шәхси хуҗалыкларда кәҗәләр тотучы фермерлар да өметләнә ала.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан Республикасы буенча грипп һәм өске сулыш юлларының вируслы инфекциясе белән күпләп авыру очраклары арта. Быелның 8 аена Татарстан буенча 500 меңгә якын кеше ОРВИ белән авырган, 263 грипп авыруы очрагы теркәлгән. Безнең районда узган ел – 1337, 2015 елның 9 аенда 2148 кеше өске сулыш юлларының вируслы инфекциясе белән авырып, үзәк хастахәнәгә мөрәҗәгать иткән.
3нче ноябрь көнне 12.00 дән 16.00 га кадәр ут булмаячак

2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
2-15-ел  Әдәбият   елы     кысаларында      Әтәстә  тагын  бик  матур    очрашу   үткәреләчәк.  Яңа   төзелгән    бинабызны   тагы  да  матурлап    безгә   якташыбыз  шагыйрә  Әлфия   Ситдыйкова   һәм   яраткан   язучыбыз   Факил  Сафиннар   киләчәк.  Ә  хәзергә   очрашуга  әзерлек  эшләре  бара.   Китапханәдә   китап  укучыларга   авторларның  әсәрләре   тәкъдим  ителә,   күргәзмәлек   эшләнде  һәм   балаларга   шигырьләр   бирелде.  Китап  сөюче  дуслар  сезне  дә   бу   язучыларның  китапларын   укырга   тәкъдим  итәм  һәм   10  ноябрь   сәг   10.00гә     Әтәстә   көтеп  калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International