Әтәс авылына язучылар белән очрашуга рәхим итегез!
2-15-ел Әдәбият елы кысаларында Әтәстә тагын бик матур очрашу үткәреләчәк. Яңа төзелгән бинабызны тагы да матурлап безгә якташыбыз шагыйрә Әлфия Ситдыйкова һәм яраткан язучыбыз Факил Сафиннар киләчәк. Ә хәзергә очрашуга әзерлек эшләре бара. Китапханәдә китап укучыларга авторларның әсәрләре тәкъдим ителә, күргәзмәлек эшләнде һәм балаларга шигырьләр бирелде. Китап сөюче дуслар сезне дә бу язучыларның китапларын укырга тәкъдим итәм һәм 10 ноябрь сәг 10.00гә Әтәстә көтеп калабыз!