Авылда дәүләт ярдәменә хуҗалыкларында сыер тотучылар гына түгел, ә шәхси хуҗалыкларда кәҗәләр тотучы фермерлар да өметләнә ала. Татарстан Республикасында бу елның 1 июленә кадәр үзләренең шәхси хуҗалыкларында тота торган кәҗәләрен җирле үзидарәнең башкарма комитетларында теркәүчеләр бер кәҗәгә 1000 сум исәбеннән субсидия алалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә фермерларга 28 млн. 447 мең сум акча түләнгән.