Бүген, 3 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге һәм ТР Конституциясе көннәре уңаеннан Актанышта укучы егет-кызлар арасында бадминтон һәм шахмат уеннары буенча ачык турнир узды.
Уеннарның төп максатлары булып уен төрләрен популярлаштыру, районның иң көчле спортчыларын билгеләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тора.
Бадминтон буенча уеннар “Актаныш” универсаль спорт комплексында узды.
Бадминтон буенча район тренеры Алгинат Гәрәев:
- Республиканың төрле шәһәр һәм районнарында ярышларда катнашабыз. Көзге каникулларда үз районыбызда да ярыш үткәрергә булдык. Декабрь аенда шушы уен нәтиҗәләре буенча финал булачак.
Балалар уеннарга бик теләп тартылалар. Башка районнарда узучы ярышларга район бадминтон федерациясе һәрдаим булышып тора.
Шахмат уеннары Балалар иҗат үзәгендә оештырылды. Шахмат турнирының иганәчесе булып “Бердәм Россия” партиясе чыкты. Ярышта Бурсык, Киров һ.б. авылдан балалар бар. Барлыгы олылар төркемендә 30 бала, ә кечкенәләр (1нче сыйныф һәм аннан да кече) – 16 бала.
Уеннарда районыбызның иң бәләкәй шахмат уеннарын сөюче – 4 яшьлек Арина Шайгаллямова катнашты.
Шахмат уеннары буенча район тренеры Илдар Имамов:
- Биредә шахмат буенча киләчәктә район данын яклыячак резервны күрәбез. Аларга уңышлар теләп калам.
Ярышларда җиңүчеләр диплом белән бүләкләнделәр.