Яңа Әлем авылында гомер итүче тыл ветераны Исмәгыйлева Зөлхәбирә Мөхәмәтдин кызы 2015 елның 23 ноябрь көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Усы авыл китапханәсендә әнкәйләргә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан шигырь язу конкурсы үткәрелде.
21 нче ноябрь көнне 2000-2001 елгы егетләр арасында Район беренчелегенә волейбол ярышы узды. Ярышта Пучы мәктәбе командасы катнашып призлы 3 нче урынга ия булды, Сагитов Илмаз "Иң яхшы туп чөюче" исеменә лаек булды.
23 ноябрь көнне Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбендә толерантлылык дәресләре утте. Башлангыч классларда “Дуслык белән көчле без” , “Толерантлык нәрсә дигән сүз?”, 5- 8 классларда “Безнең класс – кечкенә гаилә” , “Күпмилләтле Ватаныбыз”,”Дуслык белән көчле без”, “Безнең күпмилләтле авылыбыз” дигән темаларга класс сәгатьләре узды. 9-11 класс укучылары “ Без төрле, әмма без бергә!” дигән темага тренингта катнаштылар.
24 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә Татар Суыксу авылы мәдәният йортында Актаныш район Башлыгы призына биючеләр бәйгесе була.
Мәрхүм белән хушлашу 24енә билгеләнгән
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады
Кичә Татарстанда һава торышы кискен бозылды. Мондый вәзгыять әле 23 ноябрьгә кадәр сакланачак, ди метеорологлар. Шуңа күрә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга, ерак араларга юлга чыкмаска, табигатьтә ял итүдән баш тартырга чакыра...
Районыбыз шахматчыларының зур-зур турнирларда җиңү яулап кайтуларына инде ияләшеп беттек, ә менә шашка спорт төре – районыбыз өчен әле яңа, сирәк уен. Шулай да, Мамадыш шәһәрендә шашка буенча узган республика мәктәп командалары спартакиадасында безнекеләр мактаулы IV урынны алып кайттылар.
“Гаилә һәм мәктәп” журналы тарафыннан уздырылучы “Зирәк бала – IV”
Бөтенрәссәй конкурсында 4 сыйныф укучысы Гаянов Айбулат “Гаиләм – горурлыгым” дигән иҗади эше белән катнашып Грамота белән бүләкләнде.
Айбулатны һәм җитәкчесе Фаттахова Лениза Динавис кызын чын күңелдән котлыйбыз! Иҗади эшегездә тагын да югары үрләр яуларга насыйп булсын!