Һава торышы бозыла... (КИҢӘШЛӘР)

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Кичә Татарстанда һава торышы кискен бозылды. Мондый вәзгыять әле 23 ноябрьгә кадәр сакланачак, ди метеорологлар. Шуңа күрә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга, ерак араларга юлга чыкмаска, табигатьтә ял итүдән баш тартырга чакыра...


Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, 21 ноябрь көнне дә республикада юеш кар яву көтелә. Көнбатыш районнарда әлеге карны яңгыр алыштырачак. Кайсыбер территорияләрдә көчле җил, буран булуы ихтимал. Бу көннәрдә юлларда көчле бозлавык сакланачак. 22-23 ноябрьләрдә исә яңгыр явачак. Соңрак һава температурасы кинәт кенә җылытып җибәрәчәк.

Мондый һава торышы юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсе өчен зур куркыныч тудыра. Шуңа күрә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга: тизлекне арттырмаска, машиналарны узарга тырышмаска чакыра.

“Булдыра алсагыз, бу көннәрдә ерак юлларга чыгудан баш тартыгыз. Табигатьтә ял итү шулай ук яхшы идея түгел”, - дип белдерәләр җаваплы идарәчелектә.

Юлга чыгар алдыннан транспорт чарасының техник торышын тикшерү таләп ителә. Бигрәк тә тормоз системасы һәм шиналарга игътибар итү сорала.

- Хәрәкәт вакытында алдан баручы машина белән ара гадәттәгедән зурырак булырга тиеш. Мәктәпләр, юл чатлары һәм җәяүлеләр күп йөргән урыннарда аеруча сак булу сорала, - дип киңәш итә белгечләр.

Бу көннәрдә җәяүлеләр шулай ук аерым кагыйдәләргә таянырга тиеш. Беренчедән, аяк киеменең уңайлы булуы мөһим. Үкчәле аяк киеменнән баш тартырга киңәш ителә. Юлларны җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына кичү сорала. Таеп егылганда исә травматологлар кулларны алга сузып, ян белән төшәргә тырышырга киңәш итә. Бу төрле имгәнүләрдән саклаячак.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратырга кирәк. Мөрәҗәгатьләр тәүлек буена кабул ителә. Шулай ук татарстанлылар өчен “ышаныч телефон”нары да эшли. Болар: 8-800-100-11-20 һәм  8 (843) 292-64-09.


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International