ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

24 ноябрь көнне Байсар мәктәбендә "Сәламәт ана-сәламәт бала" акциясе уздырылды.

23 ноябрь көнне Яңа Кормашлылар   Актаныш муниципаль районы башлыгы  призына  үткәрелгән бәйгедә ике бию белән катнашты. Анда Бадертдинова Энҗе «Татар биюе» һәм »Кавказ бию»ләрен тәкъдим итте.

Байсар мәктәбе укучылар үзидарәсе яңалыклары

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә әниләр көненә төрле чаралар үтә. Рәсем конкурслары,  кул эшләре конкурсы, җырлар әниләргә багышлана, шигырьләр укыла . 

Иске Богады авылы китапханәсендә "Ана - шәфкатъ нигезе" дигән әңгәмә узды.

Физика фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында катнашып, 10 нчы класс укучысы Мусин Ринат - җиңүче, 7 класс укучысы Нуртдинов Булат- призёр булдылар.

Набиев Данияр, Хабирова Ильвина, Фахриев Салават грамоталар белән, Мусина Резида лауреат дипломына, Сибатов Айнур җиңүче дипломына лаек булдылар

Сибатов Айнур, Фахриев Салават, Солтанова Нәзилә, Ахатов Гадел республикакүләм  бәйсез балалар әдәбияты премиясе “Глаголица” конкурсында катнашып сертификатлар алдылар.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген, 23 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә Күҗәкә авылында, Актаныш район Башлыгы призына район биючеләр  конкурсы кысаларында, смотр концерты була. Күҗәкә зонасында Әтәс, Пучы, Айман, Усы, Зөбәер авылларыннан сәнгать сөючеләр тамаша куячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International