24 ноябрь көнне “Мөстәкыйль балалар” республика антинаркотик проектын гамәлгә ашыру максатыннан 2015 ел планы нигезендә һәм Бөтенрәсәй аналар көне уңаеннан Байсар мәктәбе укучыларының “Дуслык” отряды тарафыннан “Сәламәт ана – сәламәт бала!” акциясе уздырылды. Укучылар проект символикасы, әхлак сыйфатлары һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыручы гаилә традицияләрен пропогандалаучы плакатлар әзерләделәр. Акция Иске Байсар авылының Мәктәп һәм Совет урамнарында узды. Укучылар урамда узган апалар, әниләр һәм әбиләр арасында аңлату эшләре алып бардылар, начар гадәтләр – спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, наркотик матдәләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысына багышланган викторина сорауларына җаваплар алдылар. Начар гадәтләре булса – алардан баш тарту турында бер көнлек контрактлар төзергә тәкъдим ителде. Иң сөенечлесе –бер контракт та төзелмәде, чөнки безнең әниләр һәм әбиләр – иң яхшылары. Акция ахырында барлык әниләрнең дә беләзегенә кызыл-сары ленталар бәйләнде. Чөнки кызыл-сары төс – кояш, муллык, бәхет, сөенеч төсе.