Байсар мәктәбенең укучылар үзидарәсе яңалыклары

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

19 ноябрь - Халыкара тәмәкедән баш тарту көне. Әлеге уңайдан укучылар үзидарәсе тарафыннан Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-4 класслар арасында "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" темасы астында рәсем конкурсы, 5-9 класслар арасында "Бездә зарарлы гадәтләр юк. Без - сәламәт балалар! " темасына антиплакат конкурслары үтте. Барлык эшләр дә мәктәпнең холлына урнаштырылды. Конкурсларга нәтиҗәләрне укучылар үзләре чыгардылар. Конкурс нәтиҗәләре тәбәндәгечә булды: рәсем буенча 1 урынны 2 класс укучысы Кадыйров Илназ, антиплакатлар буенча 1 урынны 9 класс укучылары яулады. Укучыларды сәламәт яшәү рәвеше тәрбиләүдә әлеге чараның мөһимлеге әйтеп бетергесез. Укучылар да әлеге чараның мөһимлеген аңлап, әлеге чарада бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International