Кадерле ветеран, котлы булсын туган көнең!

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Яңа Әлем  авылында гомер итүче тыл  ветераны Исмәгыйлева Зөлхәбирә Мөхәмәтдин кызы 2015 елның 23 ноябрь көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады.

Шулай ук Зөлхәбирә Мөхәмәтдин кызын зур бәйрәме белән котларга Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова, ветераннар Советының Әлем җирлеге җитәкчесе Тәһия Усманова һәм мәктәп директоры Даниал Гарипов килгәннәр иде. Алар чын күңелдән ветеранны котлап, үзләренең җылы теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Зөлхәбирә Исмәгыйлева Иске Солтангол авылында  Мөхәмәтдин белән Мәрхәбә гаиләсендә беренче бала булып туган.

Сугыш елларында, аннан соңгы елларда да интернатта эшләгән, мәктәптә балаларга белем биргән.

Ире Галим белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International