24 ноябрь көнне Тат.Суксу мәдәният йортында бию конкурсы булып узды.
Бүген мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Актаныш районы бүлекчәсе вәкиле Хабибуллин Л.А. тарафыннан очрашу оештырылды. Мәктәптә , көндәлек тормышта, яңа елны каршылау кичәләрендә янгынга каршы көрәш чаралары, электр приборлары белән эш итү, чыршыны бизәү һ.б. турында аңлатылды, инвентарьлар белән эш итү буенча инструктаж үткәрелде.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе безгә Әниләр көнен алып килә. Шул уңайдан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында төрле чаралар уздырыла. Безнең мәктәптә дә "Бурычлы мин сиңа, әнкәем-алтыным!" темасына кичә уздырылды.
Бүген, 24 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә Тат.Суксу авылында, Актаныш район Башлыгы призына район биючеләр конкурсы кысаларында, смотр концерты була.
24 нче ноябрь көнне Чалманаратлылар Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына үткәрелгән бәйгедә катнашты.
Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә ел саен, 2000 нче елдан башлап, 3 нче декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Традиция буенча бу дата республика районнарында декада кысаларында үткәрелә. Декада барышында үткәрелгән “Игелек марафоны“нда җыелган акчалар инвалидларга кыйммәтле дарулар алу, дәвалану өчен тотыла.
"Гаилә һәм мәктәп” журналы үткәргән бөтенрәсәй “Зирәк бала – IV” конкурсында катнашып Пучы мәктәбенең 3 класс укучысы Вахитова Әдилә лауреат дипломына лаек булды.
Күҗәкә авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан "Ана - баланың җирдәге фәрештәсе" дигән күргәзмәлек эшләп куелды.