Концертка рәхим итегез!

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Бүген, 25 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә Иске Сәфәр авылында, Актаныш район Башлыгы призына район биючеләр  конкурсы кысаларында, смотр концерты була. Иске Сәфәр зонасында Чуракай, Байсар, Киров, Аккүз, Яхшый авылларыннан сәнгать сөючеләр осталыкларын күрсәтәчәк.

Бәйгенең максатлары булып районыбызның      хезмәт   предприятиеләрендә,       мәгариф ,   өстәмә    белем        бирү учреждениеләрендә,      авыл жирлекләрендә,     мәдәният    учакларында,        жәмәгать оешмаларында,     бию     ансамбльләрен     булдыруга    ирешү,    алар   аша  бию сәнгатен  җәелдерү, үстерү; бию осталарын, аерым башкаручыларны, парлы биючеләрне барлау, халыкка таныту; татар һәм башка милләт биюләренә карата мәхәббәт уяту; Татарстан Республикасынын  һәм бигрәк тә Актаныш районынын, анын авылларынын   гореф –гадәтләренә, фольклорына, көйләренә, риваятьләренә, бию алымнарына нигезләнеп яңа сюжетлы татар биюләре иҗат итү; үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын арттыру; жирлектәге бию традицияләрен саклау һәм үстерү; иҗат коллективлары арасында бию сәнгате аша үзара аралашу, ярышу һәм тәҗрибә уртаклашу; яшь талантларга профессиональ бию сәнгатенә юл ачып һәрдаим “Агыйдел” дәүләт жыр һәм ансамбленә лаеклы алмаш әзерләү, тулыландырып тору.

 

Концертка рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International