Ноябрьнең соңгы якшәмбесе безгә Әниләр көнен алып килә. Шул уңайдан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында төрле чаралар уздырыла
Бүген 6-7 класс укучылары һәм аларның әниләре белән "Бурычлы мин сиңа, әнкәем-алтыным!" темасына кичә уздырылды. Укучылар үзләренең әниләрен бәйрәмнәре белән котлап шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. Икенче өлештә әниләр белән "Башваткыч" уены оештырылды. Кичәдә бик бай эчтәлекле презентация дә күрсәтелде. Класс җитәкчеләре Галиева Л.И., Шакирова Ә.И.