Бүген мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Актаныш районы бүлекчәсе вәкиле Хабибуллин Л.А. тарафыннан очрашу оештырылды. Мәктәптә, көндәлек тормышта, Яңа елны каршылау кичәләрендә янгынга каршы көрәш чаралары, электр приборлары белән эш итү, чыршыны бизәү һ.б. турында аңлатылды, инвентарьлар белән эш итү буенча инструктаж үткәрелде.