ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2015 ел
шимбә

27 ноябрь көнне укучылар "Кичке уен" курсәттеләр.

Ике командага буленеп "Әти- әни, мин-спорт гаиләсе"дип аталган ярышта катнашып үзләренең көчләрен сынадылар


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

27 ноябрь көнне “Таң“ хуҗалыгы базасында район семинар-киңәшмәсе үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре, ветеринар табиблар һәм зоотехниклар катнашты.

Бүген, 27 ноябрь көнне район мәдәният йортында, Әниләр көне уңаеннан, зур бәйрәм оештырылды

Бүген башлангыч класслар өлешендә "Әниләр көне" уңаеннан спорт ярышлары үткәрелде.

25 ноябрь көнне авылыбыз мәдәният йортында бию конкурсының 1 нче туры   булып узды. Конкурста Киров,Чуракай, Байсар, Аккүз, Яхшый, Сәфәр  авыллары катнаштылар, шулай ук безнең мәктәп укучылары татар,башкорт биюләре һәм укытучылар коллективы "Шаян бию" белән чыгыш ясадылар .Әлеге турда үткән бию коллективлары  район мәдәният йортында узачак гала концертта катнашачаклар.

24 нобярь  көнне “СмС-дети” отряды белән берлектә әниләр көненә багышланган  “Сәламәт ана-сәламәт бала“ акциясен уткәрдек. Әлеге акциияда укучылар, укытучы әниләребез катнашты.Алар белән начар гадәтләрдән арыну турында беркәнлек килешү төзелде һәм сары тасма бәйләнеп матур теләкләр язылган ярату символы-йөрәк таралды.

25 ноябрь 4,6 нчы сыйныф укучылары инглиз теленнән диагностик тест эшлиләр. Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан  оештырылган әлеге тест, инглиз теле фәненнән укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләячәк.

Бу атна (23.11.15-28.11.15 ) инглиз теле атналыгы дип игълан ителде. 1-6 класс укучылары атналыкны ачып җибәрделәр, инглиз теле укытучысы Султанова А.Н укучыларыбыз белән атна дәвамында төрле уеннар, конкурслар үткәрә.

23 ноябрь көнне ,мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында " Буду бдительным на льду" темасына  рәсем конкурсы уткәрелә. Алар арасыннан иң яхшылары сайланып , муниципаль этапка  җибәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International