25 ноябрь көнне авылыбыз мәдәният йортында бию конкурсының 1 нче туры булып узды. Конкурста Киров,Чуракай, Байсар, Аккүз, Яхшый, Сәфәр авыллары катнаштылар, шулай ук безнең мәктәп укучылары татар,башкорт биюләре һәм укытучылар коллективы "Шаян бию" белән чыгыш ясадылар .Әлеге турда үткән бию коллективлары район мәдәният йортында узачак гала концертта катнашачаклар.