Әни... Безнең барыбызның да теле шушы матур, назлы, ягымлы сүз белән ачылган. Бишектә яткан вакытта ук әниебезнең йөзен күреп елмайганбыз, аның бишек җырын тыңлый-тыңлый татлы йокыга талганбыз.
Әни... Кеше үз гомерендә ничәмә-ничә тапкыр шушы сүзне кабатлый икән? Әйткән саен ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә.
Әни... “Әни” дип әйттеңме, син инде көчле дә, бәхетле дә, горур да. Бердән-бер, иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез алар!
Бүген, 27 ноябрь көнне район мәдәният йортында, Әниләр көне уңаеннан, зур бәйрәм оештырылды. Чарага килгән һәркем “Ак калфак” район татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм район мәгариф учрежденияләре тарафыннан оештырылан кул эшләр күргәзмәсен күрә алды. Күргәзмәдә искиткеч матур кул эшләре тәкъдим ителгән иде.
Чараның төп кунаклары булып районыбызның уңган, булган, эшлекле, кадерле һәм хөрмәткә лаек Әниләр чакырылды.
Бәйрәм белән котларга сәхнә түренә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев күтәрелде:
“Хәерле көн кадерле әниләр, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!Рөхсәт итегез сезне Әниләр көне белән тәбрик итәргә. Сезгә саулык-сәламәтлек, акыллы-тәүфыйклы балалар телим, районыбызның киләчәге өчен патриотлар булып калып, бергә сезнең белән эшләргә язсын. Өйдә сез кирәкле әни булсагыз, эшләгән эшегездә күп материаль байлыклар тудыручы кеше булып та торасыз. Сездән башка без җәмгыятьне, сәламәт район яшәешен күз алдына китерә алмыйбыз. Рәхмәт сезгә!”- дип үзенең җылы сүзләрен җиткерде.
Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ландыш Шәмсунова да залда утырган хатын-кызларга ихлас теләкләрен белдерде.
Уңышларга ирешкән районыбыз әниләрен сәхнәдә тәбрикләү һәм бүләкләү булды.
Бәйрәм чарасы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, укучы балаларның концерт номерлары белән үрелеп барды.