Актанышта авыл хуҗалыгы киңәшмәсе узды

2015 елның 27 ноябре, җомга

27 ноябрь көнне “Таң“ хуҗалыгы базасында район семинар-киңәшмәсе үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре, ветеринар табиблар һәм зоотехниклар катнашты.

Тармак белгечләре алдына продукция җитештерү күләмен арттыру бурычы куелды.

Эшлекле чарада малларны кышлату чорында ашату, лаборатория анализларына таянып дөрес пропорция белән терлек азыгы әзерләү, продукция җитештерүне арттыру, терлекләрнең баш санын саклап калу, авыруларга каршы профилактик чаралар куллану, сәламәт бозау алу мәсьәләләре каралды.

-Безне алда җаваплы чор көтә. Кышлатуга без яздан әзерләнәбез. Беренче чиратта терлекләр өчен сыйфатлы азык әзерләнә, биналарны тиешле тәртипләргә китерәбез, ремонтлыйбыз. “Таң“ хуҗалыгының Такталачык бүлекчәләрендә бу эшләр тиешенчә оештырылды,- ди Дәниф Харисов.

Шулай ук киңәшмәдә  булган азыкны дөрес куллану, рационны баланслау, катнашазык, ферментлардан файдалану буенча киңәшләр яңгырады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International