Әгәр дә өлкән булу, сәламәтлек ягы начар булу сәбәпле, үзегезгә тормыш кирәк-ярагын тәэмин итә алмыйсыз икән, ялгыз яки туганнарыгыздан кирәкле тәрбия алмыйсыз икән, башка тәрбиягә мохтаҗ өлкәннәр турында мәгълүмат беләсез, яки тәрбиясез балалар турында яисә спиртлы эчемлекләр кулланган ата-аналар турында мәгълүмат беләсез икән, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы социаль яклау бүлекчәсенә хәбәр итүегезне сорыйбыз
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты жибәрергә тиеш
15 гыйнвар көнне “Тамыр” хуҗалыгында игенчелек, терлекчелек, орлыкчылык, механизация юнәлешләре буенча чираттагы киңәшмә узды.
15 январь көнне үзәк китапханәдә китапханәчеләр белән киңәшмә узды.
14 гыйнвар көнне, мәктәптә , I яртыеллык йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы узды. География укытучысы Гарипова Розалия Данис кызы "Балаларның сәламәтлеге - безнең кулда" дигән темага доклад укыды.Җыелыш барышында шулай ук 9 класс укучыларының ТДИ (ОГЭ)га әзерләнүләре турында һәр фән иясе ата-аналарга аңлатты .Ата-аналарның кызыксындырган сорауларына мәктәп директоры А.К.Ямалова җавап бирде.
Әлеге таләпне бозган өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган
14 январь көнне Ирмәш авылы клубында "Искечә Яна ел" бәйрәм кичәсе булып узды.
13 январь көнне кадет интернат-мәктәбендә Авзалов Р.А. тәрбиячесе "Ленинград блокадасы" темасына класстан тыш чара үткәрде.
Районда мәгариф хезмәткәрләре арасында узган кышкы спартакиадада Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылар командасы уңышлы чыгыш ясады. Кул көрәше буенча Гыйльманова Рина Мулланур кызы - 1, Дартс буенча Гыйльфанова Рәмилә - 2, Турникта тартылуда Гәрәев Наил - 3 урыннарны яуладылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча мәктәбебез 3 урынга лаек булды.