Районда мәгариф хезмәткәрләре арасында узган кышкы спартакиадада Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылар командасы уңышлы чыгыш ясады. Кул көрәше буенча Гыйльманова Рина Мулланур кызы - 1, Дартс буенча Гыйльфанова Рәмилә - 2, Турникта тартылуда Гәрәев Наил - 3 урыннарны яуладылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча мәктәбебез 3 урынга лаек булды.