"Тамыр" хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белгечләре киңәшмәсе узды

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

15 гыйнвар көнне “Тамыр” хуҗалыгында игенчелек, терлекчелек, орлыкчылык, механизация юнәлешләре буенча чираттагы киңәшмә узды.

Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә барган киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, шулай ук хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре катнашты.

“Тамыр” хуҗалыгында  һәрбер тармакта да башкарылган эшчәнлек башка хуҗалыкларына үрнәк итеп күрсәтелде.  

Киңәшмә барышында Актаныш районындагы һәрбер хуҗалыкта да машина-трактор паркларына игътибарны көчәйтергә дигән күрсәтмә бирелде.

Хуҗалыклар буенча машина-трактор паркларында җир эшкәртү һәм чәчү агрегатлары ремонт эшләре беткән, тракторлар ремонтлау бара. Язгы кыр кампаниясенә кадәр бөтен төр техниканы әзерлек сызыгына бастыру бурычы куелды.

Мондый эчтәлектәге киңәшмәләр районыбыз хуҗалыкларында атна саен үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International