ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

ОГЭ ны "икеле"ләрсез бирү максатыннан чыгып, башлангыч сыйныфлардан ук укучыларның белем запасы тикшерелә башлады.Шул уңайдан, башлангыч сыйныф укучылары төп фәннәрдән тестлар биреп карадылар.

Кошларга кышын азык табуы бик авыр. Ачлыктан бик күп кошларыбыз үлә. Шуның өчен башлангыч класс укучылары аларга ярдәм итәләр. Алар әти-әниләре, укытучылар белән бергәләп җимлекләр ясап, агачларга элеп куялар. Һәр укучы да бу эштә үзенең өлешен кертергә тырыша. 

Авыл фельдшеры М.Карамова укучыларга медицина күзәтүе үткәрде.Ул укучыларның сәламәтлеген тикшерде,саклану буенча үзенең киңәшләрен бирде.
Уку елының өченге чиреге башланып китте. Кышкы каникулга Кышкы каникулга йомгак ясалды.Укучылар ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәргәннәр.

15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

12 январь көнне Зөбәер мәдәният йортында мәдәният эшчеләренең киңәшмәсе булып узды.

13 январь көнне Зөбәер мәдәният йортында искечә яңа ел уңаеннан 80 еллар дискотекасы булды.

Актаныш  авылында гомер итүче тыл  ветераны Шәехҗанова Мәгъфия Шәехҗан кызы 2016 елның 15 гыйнвар көнендә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Район эчке  эшләр  бүлегендә 13 гыйнвар көнне узган традицион оператив киңәшмәдә 2015 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм агымдагы елга өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.

Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы ришвәт белән бәйле ике төрдәге хокук бозуны күздә тота: ришвәт алу (290 нчы маддә) һәм ришвәт бирү (291 нче маддә). Димәк, ришвәт турында сүз бара икән, медальнең ике ягы булган кебек, биредә дә ришвәт алучы да, ришвәт бирүче дә бар дигән сүз.

Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлеше конкурсына 20 декабрьдә старт бирлегән иде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International