ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

15 январь көнне мәктәбебезнең укучы малайлары һәм егетләре турниктан күтәрелү буенча ГТО нормалары тапшырдылар. Укучыларның нәтиҗәләре алдагы нәтиҗәләргә караганда яхшырак.

15 нче январь көнне директор яны киңәшмәсе булды.

Ел саен 1 гыйнвардан пособиеләр берникадәр арттырыла. Федераль һәм республика законнары тарафыннан расланган социаль түләү күләмнәре агымдагы елда да үзгәрде. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме хәзер 14 497 сум тәшкил итә (2015 елда 13 742 сум иде).

Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлеше конкурсына 20 декабрьдә старт бирлегән иде

Әгәр дә өлкән булу, сәламәтлек ягы начар булу сәбәпле, үзегезгә тормыш кирәк-ярагын тәэмин итә алмыйсыз икән, ялгыз яки туганнарыгыздан кирәкле тәрбия алмыйсыз икән, башка тәрбиягә мохтаҗ өлкәннәр турында мәгълүмат беләсез, яки тәрбиясез балалар турында яисә спиртлы эчемлекләр кулланган ата-аналар турында мәгълүмат беләсез икән, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы социаль яклау бүлекчәсенә хәбәр итүегезне сорыйбыз


17
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе
Зөбәер мәдәният йортында Татарстанның халык артисты Азат Хөсәенов концерты булды.

16
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

16  январь  көнне  Түке  балалар  бакчасында  тәрбияләнүче  балалар  авыл  китапханәсендә  булдылар.

16 декабрь көнне Пучы авыл китапханәсендә "2016 ел - Татарстан Республикасында Идел һәм Чулман сусаклагыч зоналары елы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.

15 нче январь көнне актлар залында "Ел укытучысы - 2016" Республика конкурсының мәктәп этабы үтте.

Әтәс  авыл   китапханәсендә   15-   гыйнвардан     авылдашларыбыз      турында   китап   күргәзмәсе  эшли   башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International