Азат Тимершәех концерты.

2016 елның 17 гыйнвары, якшәмбе
3 - 16 гыйнвар көннәрендә районыбыз авылларында Татарстанның халык артисты Азат Хөсәенов "Яңа ел - Иске ел..." исемле концерт программасы тәкъдим итте. Зөбәер мәдәният йортында исә 16 гыйнвар көнне Татарстанның халык артисты Азат Хөсәенов авылыбыз халкын үзенең концерты белән ял иттерде. Халык бик яратып карады, алкышлар тынып тормады, артислар да җылы алкышлар өчен тамашачыларга рәхмәтләрен җиткереп тордылар. Соңыннан җирлек башлыгы Р. Мирхаҗиян улы артистларга рәхмәтләрен җиткерде, Азат Тимешаех улы да мәдәният хезмәткәрләренә җылы каршылаганнары өчен үзенең рәхмәтләрен әйтте. Соңыннан дискотека булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International