Актаныш авылында гомер итүче тыл ветераны Шәехҗанова Мәгъфия Шәехҗан кызы 2016 елның 15 гыйнвар көнендә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрик итте һәм иң изге теләкләрен җиткерде.