ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматләренә караганда 2015 нче елда хайваннар арасында котыру авыруының киң таралуы күзәтелә. Актаныш районында да котырган хайваннарның кешеләргә ташлану очраклары күзәтелә. Укучыларны котыру авыруының нидән гыйбарәт булуы, аны кисәтү чараларын аңлату максатыннан 28 нче гынвар көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Г.М. укучыларга гомуми тәрбия сәгате уздырды, сак булырга кирәклекне аңлатты.
27 нче гыйнвар көнне район мәдәният йортында алдынгыларны хөрмәтләү слеты булды. Анда безнең мәктәп 2015 нче елда югары күрсәткечләргә ирешеп төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында бәйгедә 3 нче урынны яулаган өчен Актаныш муниципаль районы Хакимият башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

27 январь көнне кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче Хөҗҗәтов Н.К. Ленинград блокадасыннан азат итүгә багышланган класстан тыш чара үткәрде.

Мәктәбебез коллективы 2015 нче елда төп гомуми белем бирү  мәктәпләре арасында бәйгедә 2 нче урынга лаек булды. Белем һәм тәрбия бирүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Ф.М.Камаевның дипломы белән бүләкләнде.

 Мәктәп коллективын, укучыларны, ата-аналарны  чын күңелдән тәбрик итәбез!  Иң беренче очракта  сәламәт булып, уңышларга ирешеп ,бар яктанда  бай булып яшик. 

 

26 январь көнне Иске Кормаш мәдәният йортында, Иске Кормаш авыл җирлеге советының еллык отчет җыелышы булды.Җирлек башлыгы Кашбразиев И.Ә. 2015 елда эшләнгән эшләргә отчет куйды. Җыелышта район администрация башлыгы урынбасары Бариев И.Ш. чыгыш ясады һәм халык сорауларына җавап бирде. Җыелышта шулай ук, район социаль оешмаларының вәкилләре дә катнашты.

27 январь көнне Аккүз авыл китапханәсе "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре өчен "Әкият иленә сәяхәт" дип аталган әдәби кичә үткәрде.

Бу көннәрдә "Адай мәдәният йорты" МБУ-се спектакльләр әзерләү белән шөгыльләнә.

Актаныш районы "Мәгариф идарәсе" планы буенча, инглиз теленнән БДИ әзерләнү өчен, 28 январь көнне Актанышның беренче мәктәбе базасында «Живое эссе» темасына инглиз теленнән район мәктәпләре арасында үтүче инша конкурсы уза.

27 январь Кәзкәй авылы китапханәсендә "Хуҗабикә" интереслар клубының "Милли киемнәр" темасына чираттагы дәресе булды. Китапханәче милли киемнәр турындагы китаплар белән таныштырды, бергәләп калфак чиггү үрнәкләре өйрәнелде.

  Бу атнада "Йолдызлык" фестиваленең мәктәп туры  үткәрелде.  Укучылар үзләренең сәләтләрен төрле яклап күрсәттеләр. Фестиваль таләпләренә туры килерлек яхшы номерлар белән район турына әзерлек башланды. Яшь талантларыбызга уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International