Безнең мәктәпнең татар теле укытучысы Шайхразиева Фәрдүнә "Ел укытучысы - 2016" конкурсының муниципаль этабында катнаша. Аңа иҗади уңышлар телибез.
29 январь көнне Иске Айман мәдәният йортында спектакль була.
27нче гыйнвар көнне 9.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда бәйрәм хөрмәтенә шәхси хуҗалыклар һәм фермерлык хуҗалыклары катнашында кече ярминкә-күргәзмә оештырылды.
Шәбезбаш авылында гомер итүче тыл ветераны Шәмсиева Минирәшидә Гәйнетдин кызы 2016 елның 27 гыйнвар көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Гыйнвар аенда Чәчер клубында авыл проблемалары буенча җыелыш булып узды.
20-13 январь көннәрендә кадет интернат-мәктәбендә биология, химия, география һәм экология атналыгы үтте.
Бүген Зөбәер мәктәбе укучыларына Гөлфидә апа әхлак дәресләре уздырды.Ул тәрбияле, иманлы балалар турында сөйләде.Дәрестә тормыштан мисаллар күп китерелде, шулай ук Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре файдаланылды.Дәрес укучылар өчен бик файдалы булды.
Авыл фелдьшеры белән очрашу.
26 январь көнне Иске Кормаш мәдәният йортында, Иске Кормаш авыл җирлеге советының еллык отчет җыелышы булды.
Иске Сәфәр халык театры артистлары Данил Салиховның "Микуләй дәдәйнең бөер ташы" комедиясен әзерлиләр.