"Адай мәдәният йорты" МБУ-се яңалыклары.

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә "Адай мәдәният йорты" МБУ-се үзешчәннәре спектакльләр әзерләү белән шөгыльләнә.Күҗәкә авыл клубы коллективы Иске Урьяды яшьләре белән берлектә Л.Леронның "Коры куык" моңсу комедиясен сәхнәләштерсә, Адай үзешчәннәре Ф.Садриев иҗатына тукталды.Алар "Сиңа гына әйтәм" әсәрен сайлады.Һәр көнне кич белән үзешчәннәр репетициягә җыела, берүк вакытта декорация дә әзерлиләр.Катнашучылар арасында сәхнәгә беренче тапкыр чыгучылар барлыгын да исәпкә алсаң, әлбәттә, премьерага хәтле байтак көч куясы бар.Аларга бары тик иҗади уңышлар телисе килә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International