Актаныш районы "Мәгариф идарәсе" планы буенча, инглиз теленнән БДИ әзерләнү өчен, 28 январь көнне Актанышның беренче мәктәбе базасында «Живое эссе» темасына инглиз теленнән район мәктәпләре арасында үтүче инша конкурсы уза. Катнашучылар БДИ формасында инглиз телендә бирелгән темага эссе язалар. Эссега темалар жеребьевка рәвешендә сайланалар, Һәр катнашучыга аерым тема. Конкурсның бару вакыты - 90 мин. Каде интернат-мәктәбеннән конкурста Курмашева Рита(10 кл.) һәм Вәлиева Элвира (9А кл.) катнашалыр. Уңышлар телибез!