15 нче февраль- патриот- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шагыйрьнең 110 еллыгы уңаеннан Такталачык мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәемова Альбина Мөбәрәк кызы урта һәм башлангыч класс укучылары өчен "Җыр булып яши күңелдә" дигән темага әдәби кичә оештырды. Кичәдә укучылар Җәлил турында белемнәрен сынадылар. "Кызыл ромашка" һәм " Бакчачы" командаларына бүленеп, "Үз уеным" кысаларында биремнәр үтәделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр, Герой шагыйрьгә багышлап чыгарылган стена газетасы да күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
Татар теле укытучысы Нургалиева Венера Нәҗип кызы патротик шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган" Серле йомгак эзеннән" дигән кичә үткәрде.Кичәне оештырган укытучыга, аны алып баруда актив катнашкан укучыларга (Гараева Алсу, Газизуллина Рәзилә, Фаррахова Алинә) зур рәхмәт.
2016 елның 13 февралендә Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары белән математика фәненнән сынап карау имтиханы үткәрелде. Анда ата-аналар да чакырылган иде. Математика укытучысы Л.Р.Фәрдиева ңитәкчелегендә укучылар, әти-әниләре белән бергәләп, администрация тарафыннан әзерләнгән имтихан биремнәрен эшләделәр. Мәктәп директоры В.М.Салихов аларга уңышлар теләде.
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә педагогик тәҗрибә уртаклашу дәвам итә. Шул максаттан 12 февраль көнне мәктәпнең беренче квалификацияле математика уытучысы Л.Р.Фәрдиева 7 класс укучылары белән “Квадратлар аермасын тапкырлаучыларга таркату” темасы буенча математика дәресе күрсәтте. Укытучы дәрестә шәхси, группалап, күмәкләп эшләү формаларын кулланды, проблемалы ситуацияләр куеп, балаларга яңа теманы аңлатты.Укучылар, электән алган белемнәренә таянып, тема буенча яңа формуланы чыгардылар. Укытучы шулай ук телдән исәпләүгә дә зур игътибар бирә. Дәрес бик тыгыз һәм нәтиҗәле булды. Ләйлә Рифкать кызына зур рәхмәт!
15 февраль –Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн, мөһим вакыйга гына түгел, искә алу һәм кайгы көне дә. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт күтәреп , бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфган сугышы әле тиз генә төзәлмәс кебек.
15 февраль көнне Җиңү паркы каршында Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга 27 ел тулу уңаеннан митниг оештырылды. Митингта әфган сугышы хәрәкәтләре ветераннары, сугышка һәлак булган сугышчыларның әниләре, сугыштан кайтып бакыйлыкка күчкән сугышчыларның тол калган хатыннары, мәктәп укучылары, район Башлыгының урынбасары Илфак Бариев, хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашарипова, “Игелек үзәге” директоры Рәмилә Закирҗанова, Рушан хәзрәт һ.б. катнаштылар.
15 нчы февраль көнне Чалманарат авыл китапханәсендә " Ил онытмас сине,Муса !" исемле сорау - җавап кичәсе үткәрелде.
15 февраль көнне район Мәдәният сараенда балалар бакчалары коллективларның “Йолдызлык- 2016” фестиваленең сайлап алу туры үтте.
16 февраль көнне Актанышның мәдәният йортында "Созвездие 2016" Фестиваленең сайлап алу туры уза.
12 февраль көнне Яңа Әлем төп мәктәбендә "Ел укытучысы" республика конкурсының район этабының "Класс җитәкчесе" номинациясе үткәрелде.
14 нче февраль конне Иске Байсар авыл жиирлегендэ "Россия чангы юлы-2016" уткэрелде.