Такталачык мәктәбе яңалыклары Муса Җәлилнең туган көне.

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

  15 нче февраль- патриот- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шагыйрьнең 110 еллыгы уңаеннан Такталачык мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәемова Альбина Мөбәрәк кызы урта һәм башлангыч класс укучылары өчен "Җыр булып яши күңелдә" дигән темага әдәби кичә оештырды.   Кичәдә укучылар Җәлил турында белемнәрен сынадылар. "Кызыл ромашка" һәм " Бакчачы" командаларына бүленеп, "Үз уеным" кысаларында биремнәр үтәделәр, шигырьләрен яттан  сөйләделәр, Герой шагыйрьгә багышлап чыгарылган стена газетасы да күпләрнең игътибарын җәлеп итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International