Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә педагогик тәҗрибә уртаклашу дәвам итә. Шул максаттан 12 февраль көнне мәктәпнең беренче квалификацияле математика уытучысы Л.Р.Фәрдиева 7 класс укучылары белән “Квадратлар аермасын тапкырлаучыларга таркату” темасы буенча математика дәресе күрсәтте. Укытучы дәрестә шәхси, группалап, күмәкләп эшләү формаларын кулланды, проблемалы ситуацияләр куеп, балаларга яңа теманы аңлатты.Укучылар, электән алган белемнәренә таянып, тема буенча яңа формуланы чыгардылар. Укытучы шулай ук телдән исәпләүгә дә зур игътибар бирә. Дәрес бик тыгыз һәм нәтиҗәле булды. Ләйлә Рифкать кызына зур рәхмәт!