2016 елның 13 февралендә Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары белән математика фәненнән сынап карау имтиханы үткәрелде. Анда ата-аналар да чакырылган иде. Математика укытучысы Л.Р.Фәрдиева ңитәкчелегендә укучылар, әти-әниләре белән бергәләп, администрация тарафыннан әзерләнгән имтихан биремнәрен эшләделәр. Мәктәп директоры В.М.Салихов аларга уңышлар теләде.