Бүген мәктәп күләмендә “Аҗаган” уены үткәрелде. 5-9 классларда укучы егетләр һәм кызлар "Гром" ( командир – Султанов Нәфис) һәм "Ракета"(командир-Газизуллин Айрат) төркемнәренә бүленеп, мина эзләделәр, эстафета уеннарында катнаштылар.Гомумән алганда, укучылар бу ярышларда үзләренең җитезлекләрен, көчлелекләрен, авыр хәлләрдә югалып калмый торган икәнлекләрен күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча югары балл җыйган "Гром” командасы җиңүгә иреште. “Аҗаган”ны уздыручы физкультура һәм ТИН укытучыларына(Султанов Н.Р.,Вагизов Ш.Н.) зур рәхмәт.
"Без илебезнең киләчәк сакчылары".
23 нче февраль көнне Күҗәкә авыл җирлеге чаңгычылары командасы чаңгы ярышларында катнашты.
17 мартта уздырылачак халыкара “Көнгерә” математик мәсьәләләр чишү уенында безнең мәктәптән 23 укучы катнашырга теләкләрен белдерде.
Актаныш муниципаль районы Советының өченче чакырылыш 5 нче утырышы узачак
Татар Ямалы авыл китапханәсе Ватан саклаучылар көненә "Әтием - минем горурлыгым" исемле инша конкурсы үткәрде.
Ватанны саклаучылар көненә бәйрәм кичәсе.
22 февраль көнне Әҗәкүл авылы клубында "Ир-егетләр, сезнең өчен" дигән дискотека-уен үткәрелде.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Туган ил сагында” китап дигән күргәзмәсе эшләп куелды.
24 февраль көнне Зөбәер халык театры Данил Салиховның "Мөгез" спектакльен Түке авылы тамашачысына тәкъдим итте.