Зөбәер мәктәбе яңалыклары

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген мәктәп күләмендә “Аҗаган”  уены үткәрелде. 5-9 классларда укучы егетләр һәм кызлар "Гром" ( командир – Султанов Нәфис) һәм "Ракета"(командир-Газизуллин Айрат) төркемнәренә бүленеп, мина эзләделәр, эстафета уеннарында катнаштылар.Гомумән алганда, укучылар бу ярышларда үзләренең җитезлекләрен, көчлелекләрен, авыр хәлләрдә югалып калмый торган икәнлекләрен күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча югары балл җыйган "Гром” командасы җиңүгә иреште. “Аҗаган”ны уздыручы физкультура һәм ТИН укытучыларына(Султанов Н.Р.,Вагизов Ш.Н.) зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International