23 нче февраль көнне Күҗәкә авыл җирлеге чаңгычылар командасы РФ Дәүләт думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов призына үткәрелгән чаңгы ярышларында катнашты.Аңа кадәр, 20 нче февральдә, ярышлар җирлек буенча үткәрелгән иде.Районда үтәчәк ярышларга җиңүчеләр сайлап алынды.Призлы урыннарга лаек булмасалар да, катнашучылар ярышта катнашулары белән бик канәгать булдылар.