25 нче февраль көнне Югары Яхшый мәктәбендә "Персональ мәгълүматларны саклау турында нәрсәләр беләсең?"дигән гомуми класс сәгате узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында, Пучы җирлегендә урнашкан "Актаныш картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорты", «Актаныш» универсаль спорт комплексы, кадет интернат-мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. “Яшьлек” мәдәни үзәге каршындагы мәйданда Актаныш районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре тарафыннан оештырылган ярминкә-күргәзмәсен карадылар. Җиңү Паркында булып, андагы шартлар белән танышкач, Билгесез солдат һәйкәле каршында урнашкан Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
25 февраль көнне кадет интернат-мәктәбендә Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Шайхразиев Васил Гаяз улы җитәкчелегендәге делегация булып китте.
14 февраль көнне Татар Суыксу авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Всем кто влюблен" дигән кичә үтте.
2016нчы елның 23нче феврале көнне Татар Суыксу авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Актаныш "Бүләк" чаңгы трассасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган, РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйлметдинов И.И. бүләгенә чаңгы ярышында катнаштылар.