Минзәлә районының Мәлкән авылында.

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе
14 февраль көнне Зөбәер авылы халык театры, Минзәлә районының Мәлкән авылында, авыл халкына Д.Салиховның «Мөгез» дип исемләнгән комедиясен күрсәтте. Һәр артист үз рольләрен яратып, төгәл һәм матур итеп башкардылар. Мәлкән халкы артистларны бик җылы каршы алды, бик яратып карады. Спектакль тәмамлангач тамашачылар артисларга үзләренең сорауларын бирделәр, сәхнәдән алкышлар белән озатып калдылар. Мәдәният хезмәткәрләре чәй табыны артында үзләренең эш алымнары белән бүлеште. Очрашу бик күркәм тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International