Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кылды

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында, Пучы җирлегендә урнашкан "Актаныш картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорты", «Актаныш» универсаль спорт комплексы, кадет интернат-мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. “Яшьлек” мәдәни үзәге каршындагы мәйданда Актаныш районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре тарафыннан оештырылган ярминкә-күргәзмәсен карадылар. Җиңү Паркында булып, андагы шартлар белән танышкач, Билгесез солдат һәйкәле каршында урнашкан Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация “Яшьлек» милли – мәдәни үзәгендә узган 2015 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары буенча Актаныш муниципаль районы Советы утырышында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International