ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә “Әниемә бүләк” конкурсы тәмамланды. Укучылар бик актив катнашты. Иң-иңнәре җиңүче итеп билгеләнде.

"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 15 март көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә "Математик регата" уены оештырылды. Регатада район мәктәпләренең 7-8 сыйныф укучылары көч сынашты. Безнең Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән  Адиятуллин Айдар, Әсләмов Илназ, Хабиров Динар составындагы команда катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча алар 3 урынга лаек булдылар.(укытучылары Гыйльфанова А.М.)  Котлыйбыз укучылар сезне!

Математика фәне буенча  үткәрелгән  Россиякүләм  яшьләр  чемпионатында Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 22 укучы катнашты. Региональ  этабында  2 нче сыйныф укучысы Гайсина Адилә (укытучысы Шәемова З.Ф.), 4 нче сыйныф укучысы Марданова Айгизә (укытучысы Исламова А.Ф.) “Иң яхшы күрсәткеч” номинациясендә  диплом белән бүләкләнделәр. Ә 9 нчы сыйныф укучысы Газетдинова Гүзәл  III  дәрәҗә Региональ  җиңүче  дипломына  лаек  булды. (укытучысы Гыйльфанова  А.М.).

   8 март көнне Иске Кадермәт клубында Хатын-кызлар көненә багышланган тантана үткәрелде.

14 март көнне  тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.Г. Җәмилова 7 класс укучылары белән “Җинаятьчел тормыш юлында”  темасы буенча җәмгыять белеме фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Укытучы дәрестә үтелгән материалны кабатлау һәм ныгыту максатыннан уен оештырды. Укучыларга дәрестә видеоязма куллануы һәм мисаллар белән аңлатылып баруы  бик  отышлы булды. Укытучыга киләчәктә дә эшендә зур уңышлар телибез!

 

ТР Социаль яклау минисирлыгының Актаныш районындагы Социаль яклау бүлеге тарафыннан уздырылган  «Безнең кадерле ветеран» республика хәйрия акциясе кысаларында район балалары арасында кул эшләре конкурсында “Панно” номинациясендә 1 урынны 4 класс укучысы Гаянов Айбулат (укытучысы Фаттахова Л.Д.), “Аппликация” номинациясендә 3 урынны 4 класс укучысы Хөсәенов Азамат (укытучысы  Фаттахова Л.Д.), ә “Бәйләм эшләнмәләре”  номинациясендә 1 урынны 7 класс укучысы Сахапова Алина (укытучысы Җәмилова Р.Г.) алдылар. Җиңүчеләр Мактау Грамотасы һәм китап белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны һәм укытучыларын котлыйбыз. Уңышлар сезгә!

 


15
март, 2016 ел
сишәмбе

15 март көнне Яңа Әлем авылы китапханәчесе тарафыннан "Без наркотикларга каршы!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды. 

«Безнең кадерле  ветеран» республика хәйрия акциясе кысаларында район балалары арасында кул эшләре конкурсы үткәрелде. Конкурска төрле жанрда һәм төрле техника белән ясалган эшләр кабул ителде. Безнең мәктәптән дә укучылар теләп катнаштылар.

"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 15 март көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә "Математик регата" уены оештырылды. Регатада район мәктәпләренең 7-8 сыйныф укучылары көч сынашты. Безнең мәктәптән дә  составында 3 укучы булган команда катнашты.

"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 15 март көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә "Математик регата" уены оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International