ТР Социаль яклау минисирлыгының Актаныш районындагы Социаль яклау бүлеге тарафыннан уздырылган «Безнең кадерле ветеран» республика хәйрия акциясе кысаларында район балалары арасында кул эшләре конкурсында “Панно” номинациясендә 1 урынны 4 класс укучысы Гаянов Айбулат (укытучысы Фаттахова Л.Д.), “Аппликация” номинациясендә 3 урынны 4 класс укучысы Хөсәенов Азамат (укытучысы Фаттахова Л.Д.), ә “Бәйләм эшләнмәләре” номинациясендә 1 урынны 7 класс укучысы Сахапова Алина (укытучысы Җәмилова Р.Г.) алдылар. Җиңүчеләр Мактау Грамотасы һәм китап белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны һәм укытучыларын котлыйбыз. Уңышлар сезгә!