Тәҗрибә уртаклашу

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

14 март көнне  тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.Г. Җәмилова 7 класс укучылары белән “Җинаятьчел тормыш юлында”  темасы буенча җәмгыять белеме фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Укытучы дәрестә үтелгән материалны кабатлау һәм ныгыту максатыннан уен оештырды. Укучыларга дәрестә видеоязма куллануы һәм мисаллар белән аңлатылып баруы  бик  отышлы булды. Укытучыга киләчәктә дә эшендә зур уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International