Такталачык мәктәбе яңалыклары "Математик регата"

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 15 март көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә "Математик регата" уены оештырылды. Регатада район мәктәпләренең 7-8 сыйныф укучылары көч сынашты. Безнең Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән  Адиятуллин Айдар, Әсләмов Илназ, Хабиров Динар составындагы команда катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча алар 3 урынга лаек булдылар.(укытучылары Гыйльфанова А.М.)  Котлыйбыз укучылар сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International