Бөек Тукаебызның 130 еллыгы уңаеннан укучыларыбыз Габдулла Тукай әсәрләрен тагын бер кат искә төшереп 26 нчы апрельдә узачак “Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” конкурсына әзерләнәләр. 5 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе- Әюпова Гөлфирә Әхмәтшәех кызы җитәкчелегендә “Тукай-безнең күңелләрдә!” темасына сыйныф сәгате уздырдылар. Укучылар Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр, үзләре ясаган рәсемнәрне якладылар. Аның иҗатын, тормыш юлына багышланган презентация карадылар.
4 апрель көнне, Татар Суксуы мәдәният йортында “Наркомания, ВИЧ инфекцияләргә-урын юк!” темасына чара уздырылды.Чарада район больницасыннан акушер-гинеколог –Закирьянов Рөстәм Хәләф улы, эпидимиолог-Мухитова Элвира Илшат кызы, Тат. Суксу участок шифаханәсе баш табибы- Аминова Наилә Рафаел кызы катнашты. Укучыларга ВИЧ инфекцияләр, аларны булдырмый калу юллары, профилактика чаралары турында аңлату эшләре алып барылды.
4 апрель көнне балалар бакчасында тәрбияче И.Ф. Нуриманова 1 кечкенәләр төркеме балалары белән "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" дигән бәйрәм иртәсе үткәрде.
Кадет интернат- мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Талипов И.(җитәкчесе: Фәрхетдинова Л.Ф.) Габдулла Тукайга багышланган “Әдәби герой музее” республикакүләм конкурсының муниципаль этабында катнашып III урынны яулады һәм грамота, китап белән бүләкләнде.
2 нче майда Түбән Кама шәһәрендә Җиңүнең 71 еллыгына багышланган Республикакүләм хәрби-спорт уены “Аҗаган - 2016” конкурсының зона этабы булды.
1 апрель көнне Башкортстан Республикасы Үрге Яркәйдә милли көрәшнең республика зона ярышы узды.
"Мәрхәмәтлелек акциясы" исеме астында, 3 нче апрель көнне Кәзкәй мәдәният йортында, Кәзкәй һәм Тыңламас авылы узешчәннәре катнашында хәйрия концерты күрсәтелде. Концертта Кәзкәй балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп укучылары, "Асылташ" фольклор һәм катнаш вокаль ансамбльләре чыгыш ясадылар. Концерттан җыелган акча, янгыннан зыян күргән күп балалы Габдрахмановлар гаиләсенә тапшырылды.
1 апрель-көлке көнендә Чуракай клубы сәхнәсендә "Биибез дә, җырлыйбыз да"исемле көлкеле тамаша үткәрелде.
“Тылсым” мәктәп-балалар бакчасында кошлар көненә багышланган «Иң матур сыерчык оясы» дигән конкурс үтте.
Меңнәр авыл китапханәсендә "Мин өйрәнәм" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды.