"Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз".

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

4 апрель көнне балалар бакчасында тәрбияче И.Ф. Нуриманова 1 кечкенәләр төркеме балалары белән "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" дигән бәйрәм иртәсе үткәрде. Бәйрәмдә балалар кошлар турында булган белемнәрен җырлар, шигырьләр, уеннар аша ныгыттылар, табышмаклар чиштеләр. Балалар күчмә һәм кышлаучы кошларның тормыш-көнкүреше, яшәү рәвешләре турында да күп мәгълумат алдылар.Слайдтагы рәсемнәр аша үрелеп барган кичә балаларга да, педагогларга да бик ошады. Алар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International