Республикакүләм хәрби-спорт уены  “Аҗаган - 2016” конкурсының зона этабы

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

2 нче майда Түбән Кама шәһәрендә Җиңүнең 71 еллыгына багышланган Республикакүләм хәрби-спорт уены  “Аҗаган - 2016” конкурсының зона этабы булды.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Р.Л. һәм физик әзерлек буенча инструктор Әхмәров Л.Р. -лар җитәкчелегендәге кадет интернат-мәктәбе командасы II урынны яулады. Алар диплом 1әм кубок белән бүләкләнделәр. Ә һәрбер укучы медаль белән бүләкләнде. Ярышның җиңүчеләре һәм призлы урынга ия булучылары:

  • конкурс “Визит кәртечкәсе”командага IV урын;

  • строй әзерлеге “Стройда яхшы, яуда көчле” командага I урын;

  • төз  атуда  командага III урын;

  • АК-74 автоматын сүтеп җыюда команда II урын, Муминов А. (8а класс) - I урын;

  • 60 м.-га йөгерүдә команда III урын;

- “Хәрби Рәсәй тарихы битләре” акыл конкурсында команда II урын;

- ОЗК кию буенча команда II урынга лаек булды.

Кадет интернат-мәктәбе командасы конкурсның финал этабында катнашачак.

Афәрин! Алдагы җиңүләрдә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International