«Иң матур сыерчык оясы»

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Табигатьнең уянган мәле турында әйтүгә, сыерчык оясы кирәклеге искә төшә. Бу эшне ел саен гадәткә керткән гаиләләр дә бардыр. Март аенда  “Тылсым” мәктәп-балалар бакчасында кошлар көненә багышланган «Иң матур сыерчык оясы» дигән конкурс игълан ителде. Әлеге конкурста укучыларыбыз һәм әтиләр бик актив катнашты. Барлык кагыйдәләрне үтәп, сыерчык оялары ясап китерделәр. Ояның эчке як тактасын шомартырга, буярга ярамый, көз яисә кыш саен ояны чистарту уңайлы булсын өчен, өске капкачын алына торган итеп ясарга кирәк.  Күңелебез белән яхшылыкка омтылып, кулларыбызга чүкеч белән кадаклар алдык. Оя җирдән өч метрдан биектә һәм аз гына алга янтайтып урнаштырыла. Болай иткәндә тишемгә җил-яңгыр керми, сыерчыкка да керү-чыгу уңайлырак була. Балалар белән  Җинүнең 65 еллыгы урамының каеннар полосасына,  көньяк-көнчыгышка каратып, урнаштырдык. Хәзер аларга сыерчыклар оя коралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International