Язгы өмәләр башланды.
"Космоска сәяхәт".
Ел саен апрель аенда республикабызда “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” дип исемләнгән ирекле акциясе үткәрелә. Быел ул 18 апрельдән 25 апрельгә кадәр дәвам итә. Акция планында каралган игелекле чаралар белән укучылар таныштырылды. 16 апрельдән 23 апрельгә кадәр "Спортивный Татарстан" исемле акция башлана.
12 апрель көнне Казан шәһәрендә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрелде. Йомгаклау кичәсендә безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Хәбибуллина Алинә проза номинациясендә 2 урынга лаек булды һәм Диплом, кубок белән бүләкләнде. Эше "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе альманахында басылды. Укытучысы- С.Г. Хәбибуллина. Котлыйбыз!
13 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә мәктәп укучылары арасында "Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсы узды. Укытучы Галиева Л.И. җитәкчелегендә 6 нчы класс укучылары коллективы эшләгән макет конкурста катнашты һәм сетификатка ия булды.
Югары Яхшый авыл жирлегендэ территорияне чистарту омэсе булып узды.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә "Гагарин белән 108 минут" исемле республикакүләм акция үтте.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 1г класс укучылары 12 апрель көнне балалар район үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар.