Икенче мәктәп яңалыклары

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

55 элек, 1961 нче елның 12 нче апрелендә легендар ватандашыбыз Ю.А.Гагарин кешелек дөньясында беренче тапкыр космоска очыш ясады. Бу көнне ул Җир шарын "Восток" кораблендә әйләнеп, Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янында җиргә утырды. Бу уникаль очыш 108 минут (1 сәг 48 минут) дәвам итте һәм кешелек өчен космоска юл ачты. Шушы көннән кешенең космоска очу эрасы башланды, җиһангирлар эрасы.

Быел, 2016 нчы елның 12нче апрелендә кешелек дөньясының беренче тапкыр космоска очуының 55-еллыгы уңаеннан, Татарстан мәктәпләрендә Гагарин көне үткәрелә. Шул уңайдан икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә дә "Гагарин белән 108 минут" исемле республикакүләм акция үтте. Чара символик вакытта: 9 сәгать 7 минутта башланды. Акция космонавтика өлкәсендә ирешелгән батырлык мисалында балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү; укытучыларны һәм укучыларны космос тематикасына тарту, аны мәктәп программасы эчтәлегендә торгызу максатыннан уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International